Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Экология" гомумдәүләт проектына ярашлы, 2024 елга кадәр республикада чүп-чарны сортларга аеру буенча 16 комплекс һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү буенча ике объект төзү планлаштырылган.
23 сентябрьдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә "Экология" гомумдәүләт проекты чараларын тормышка ашыру барышын карады.Башкортстанның табигатьтән файдалану һәм экология министры вазыйфасын башкаручы Урал Искәндәров сүзләренә караганда, гомумдәүләт проекты кысаларында 2024 елга шәһәрләрдә 24 санкцияләнмәгән чүплек бетереләчәк.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, Салават, Стәрлетамак һәм Сибайда һаваның пычрануына автоматлаштырылган мониторинг станцияләрен төзүне контрольдә тотарга кушты.
Моннан тыш, оператив киңәшмәдә каты көнкүреш калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасын булдыру мәсьәләсе җентекләп каралды. 2024 елга кадәр республикада чүп-чарны сортларга аеру буенча 16 комплекс һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү буенча ике объект төзү планлаштырылган.
Хәзерге вакытта шәһәр һәм авылларда чүп контейнерлары мәйданчыкларын төзекләндерү мәсьәләсе беренче урынга чыкты.