+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Башкортстанда елына 4 мең подъезд ремонтланачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “сентябрь Указы”нда куелган бурычларны үтәү өчен «Төбәк операторы» оешмасына алдагы бишьеллыкта елына 4 мең подъездны ремонтларга кирәк булачак, - диде оешма җитәкчесе Павел Сафронов.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның “сентябрь Указы”нда куелган бурычларны үтәү өчен «Төбәк операторы» оешмасына алдагы бишьеллыкта елына 4 мең подъездны ремонтларга кирәк булачак, - диде оешма җитәкчесе Павел Сафронов.
– Республика Башлыгы Указы нигезендә 2024 елга кадәр 3 мең күпфатирлы йортта капиталь ремонт үткәрелергә тиеш. Кыска сроклы капиталь ремонт планы нигезендә 2022 елга кадәр 1821 торак йорт ремонтланачак, гомум суммасы - 5,6 миллиард сум. Ә 2023 һәм 2024 елларда елына 1 меңгә якын йортны ремонтлаячакбыз. 2024 елга кадәр якынча 3800 йорт ремонтланачак, - дип хәбәр итте спикер.
2019 елдан республикада подъездларны комплекслы ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла, дип искәртте Павел Сафронов.
– Ел саен 2024 елга кадәр комплекслы ремонт эшләрен елына 4 мең подъездда башкарачакбыз, бу биш елда 20 мең подъезд ремонтлау бурычын үтәү өчен эшләнә. 10 ноябрьгә кадәр 2020 елга объектлар исемлеге төзеләчәк. Исемлекләр Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, муниципалитетлар, капремонт фонды сайтларында урнаштырылачак. Шушы ел ахырына 2024 елга кадәр подъездларны ремонтлау планын булдырачакбыз. Бу һәр кеше үзе яшәгән йортта ремонт кайчан үткәреләчәген белсен өчен эшләнелә, — дип хәбәр итте “Төбәк операторы” оешмасының җитәкчесе.
Барлык эшләр ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроекты
#ВладимирПутин
Читайте нас