+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Стратегик сессиядә проектны гамәлгә ашыру буенча тәкъдимнәр кертелде

24 сентябрендә республика Башлыгы каршындагы Башкортстан Дәүләт хезмәте академиясе мәйданчыгында Русия Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясенең “Төбәк белән идарә итүдә системалылык” проект менеджменты үзәге белем бирү программасы кысаларында Башкортстанда аерым гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру буенча идеяләр һәм карарлар эшләүгә юнәлтелгән стратегик сессия узды.

Карала торган проектларның берсе – “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм”. Чарада республика башкарма власть органнары, төбәкнең үсеш институтлары, республика муниципаль берәмлекләре хакимиятләре, эшкуарлык берләшмәләре һәм ассоциацияләре, үз продукциясен экспортлаучы компанияләр вәкилләре, җитештерү участокларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда кызыксынган предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Пленар утырыш кысаларында милли үсеш максатлары, гомумдәүләт проектлары һәм федераль проектларны тормышка ашыруда субъектның катнашуы турында Департамент директоры, Башкортстан Хөкүмәте Аппаратының төбәк проекты офисы җитәкчесе Айдар Батыргәрәев сөйләде. Ул үз чыгышында якындагы 6 елда проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарырга кирәклеген билгеләп үтте, аларны финанслауга 25 триллион сумнан артык акча каралган.
Башкортстанның икътисади үсеш министры урынбасары Айрат Фәхретдинов чыгыш ясады. Ул “Хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү һәм халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” гомумдәүләт проектының максатлары, бурычлары һәм агымдагы торышы турында сөйләде.
2018 елның 7 маенда Президент Владимир Путин “Русия Федерациясенең 2024 елга кадәр үсешенең стратегик бурычлары һәм гомумдәүләт максатлары турында”гы указга кул куйган иде.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас