Башкортстан Хөкүмәте «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын үтәү максатында аграр тармак компанияләре өчен "Экспорт сәгате" булдырды.
Ул айга ике тапкыр Авыл хуҗалыгы министрлыгы, Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты, Уфадагы Русия экспорт үзәге, Башкортстан буенча "Россельхознадзор" һәм "Экспортка ярдәм итү" буенча төбәк үзәге белгечләре катнашлыгында үтәчәк.
Барлык кызыксынучы структуралар катнашлыгындагы утырышларга чит илгә продукция җибәреп торучы яки экспортер булырга мөмкин агропредприятиеләр вәкилләре чакырылачак.
Быел 27 декабрьгә кадәр Авыл хуҗалыгы министрлыгы көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру турында килешү төзүгә гаризалар сайлап ала, аның кысаларында экспортер компанияләр партнер банклардан кыска вакытлы һәм ташламалы кредитлар алачак.