+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

"Сентябрь" Указының бурычлары бик ачык

Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры вазыйфасын башкаручы Рәиф Габдрәхимов республика Башлыгы Радий Хәбировның Указын «Иң гади һәм ачык» дип билгеләде. Ул 2024 елга кадәр төбәк үсеше стратегиясен формалаштыручы документка аңлатма бирде. Ул ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гомумдәүләт пректларын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла. Төзелеш-транспорт блогы инде эшкә кереште, дип билгеләп үтте вице-премьер вазыйфасын башкаручы.

Рәиф Габдрәхимов «Башавтотранс» предприятесе өчен моңарчы күрелмәгән пассажир автобуслары сатып алуны билгеләде. Республика бюджетыннан бу максатларга 2,6 миллион сум бүленгән.
Башкортстанның Сәнәгать һәм инновацион сәясәт министрлыгы алдына нефть химиясе сәнәгате, машиналар төзү, фармацевтика һәм энергетика өлкәсендә предприятиеләрне комплекслы модернизацияләү һәм төзү исәбенә сәнәгать производствосы күләмнәрен арттыру бурычы куелган.
2024 елга урман сәнәгате комплексы һәм җиңел сәнәгать предприятиеләренең җитештерү күләмнәрен икеләтә арттыру планлаштырыла. Төзелеш өлкәсе индустриаль йорт төзелеше һәм төзелеш һәм бизәү материаллары җитештерү буенча яңа заводлар белән тулыландырылачак. Яңартыла торган энергия чыганаклары нигезендә эшләүче 50 мегаваттлы генерация файдалануга тапшырылачак.
Читайте нас