Әлеге чара кысаларында 5 октябрьдә республиканың барлык шәһәр һәм районнарында "Яшел Башкортстан" республика акциясе уза. Бу көнне тирә-як яшәеш мохиттә , йорт алларында, предприятияләр һәм учрежденияләр янәшәсендәге мәйданнарда агачлар утырту күз уңында тотыла.
Акция барышында күрбәк эре яфраклы агачлар утыртуга өстенлек биреләчәк. Бу чарада һәркем катнаша ала. Башкалада мәсәлән, кайсы районда һәм урамнарда агачлар утырту тәртибе белән шәһәр хакимият сайтында танышырга була.