Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында әзерләнгән "Халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерү" гомумдәүләт проекты Русия икътисадын дөньядагы иң яхшыларның берсе итүгә юнәлтелгән.
Димәк, илнең төбәкләр икътисады да ныгырга тиеш.
Башкортстанга тышкы сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерүгә 2024 елга федераль казнадан 5 миллиард сум акча бүленәчәк.
Башкортстанның Тышкы икътисади элемтәләр буенча дәүләт комитеты мәгълүматларыннан күренүенчә, былтыр республиканың тышкы сәүдә әйләнеше 6,6 процентка арткан һәм 5,4 миллиард доллар тәшкил итте.
Агымдагы елда аны 6 миллиард доллардан арттыруга исәп тотыла.