+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Балтач урамнарын агачлар шаулавы ямьнәр әле

"Яшел Башкортстан" акциясе чын бәйрәмгә әверелде.

"Яшел Башкортстан" акциясе чын бәйрәмгә әверелде.
- Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы "Экология" гомумдәүләт проектында табигатьне саклау, яшелләндерүгә зур игътибар юнәлтелгән. Бу юнәлештә төрле башлангычлар республикада аеруча киң колач белән башкарыла. Бүген, мәсәлән, "Яшел Башкортстан" акциясе кысаларында меңәрләгән кеше агач утырта. Балтач районында да бүген яше-карты шушы эшкә юнәлде.
Чара иртәнге зарядка белән ачылып китте. Бу да халыкны сәламәт тормыш алып баруга өндәү максатын алга куеп башкарылды. Иске Балтач авылында "Дуслык" аллеясендә генә 250 төп агач утыртылды бүген. Чара, чын мәгънәсендә, бәйрәм рухы алды. Район Мәдәният сарае хезмәткәрләре аны музыкаль номерлар белән бизәсә, "Общепит" оешмасы чәй өстәле әзерләде.
Читайте нас