+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Түгәрәкләр һәм секцияләр өчен акча түләнүен беләсезме?

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү кысаларында "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында Башкортстанда өстәмә белем бирүне финанслауның “акыллы” системасы гамәлгә кертелә.Ноябрьдә программада 160 мең укучы катнашачак. Әле аларның саны ике тапкыр азрак. Система республиканың 36 муниципалитетында кертелә.

Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү кысаларында "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатында Башкортстанда өстәмә белем бирүне финанслауның “акыллы” системасы гамәлгә кертелә.
Ноябрьдә программада 160 мең укучы катнашачак. Әле аларның саны ике тапкыр азрак. Система республиканың 36 муниципалитетында кертелә.
Аерым финанслауның асылы шунда: электрон реестрга язу эшләнә. Балаларның ата-аналары дәүләт тарафыннан түгәрәкләргә яисә секцияләргә түләү өчен бүленгән акчаның ничек тотылуын шәхси кабинетларда махсус программа буенча күзәтә алачак. Әгәр дә бала бер түгәрәктән баш тартса, ул икенчесенә языла ала. Акча сакланачак.
Президент Владимир Путин 2012 елда өстәмә белем бирүне бөтен балалар да алырлык итү бурычын куйган иде. Ул вакыт түгәрәкләргә һәм секцияләргә укучыларның яртысы гына йөрде, шуларның дүрттән бер өлеше генә моның өчен акча түләмәде.
Читайте нас: