+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Эшкә бәһаны халык бирә

Махсус программа кысаларында Благовар районында 5 йорт ихатасы төзекләндерелә

Махсус программа кысаларында Благовар районында 5 йорт ихатасы төзекләндерелә


Төбәктә “Башкортстан ихаталары” программасын тормышка ашыру “Заманча шәһәр мохите булдыру” гомумдәүләт проекты кысаларында алып барыла. 2018 елда башланган максатлы эш 2024 елга кадәр исәпләнгән.


“Башкортстан ихаталары” программасы үтәле­шенә күзәтчелек итү район хакимиятенең торак-коммуналь хезмәт буенча белгече Раушания Ишбулатовага йөклә-телгән. Әйтергә кирәк, аның бу юнәлештәге эшчәнлекне зур җаваплы­лык тоеп, бар тырышлыгын салып башкаруы күренеп тора. Мәсәлән, кул астындагы махсус кенәгәдә районның авыл биләмәлә­рендә гамәлгә куелган һәр объект буенча җитәрлек мәгълүмат тупланган, моннан тыш башкарылган эш күләме дә көненә кадәр теркәлеп бара.

— Программаның быелгы өлешендә күпфатирлы йортлар янындагы 5 ихатаны төзекләндерү карал­ган, — ди ул. — Шуларның икесе — район үзәге Языково авылында. Монда тәүге көннәрдән үк эш киң җәелдерелеп, куелган максатка ирештеләр, диярлек. Друненков һәм Тынычлык урамнарындагы ихаталарда төзеклән­дерү проектка ярашлы алып барыла, мәйданчыкларга асфальт түшәлгән дә инде. Первомайский поселогындагы Совет урамы йорт ихатасында да күләмле эш башкарылды. Ә менә Благовар авылы Совхоз урамындагы йортлар ихатасында эш тоткарлана. Хәер, вакыт бар әле. Башка авыл билә­мәләрен­дәге ихаталарны төзек­ләндерү тәмамлану белән бөтен көч шунда юнәлтеләчәк.

Мирный авылы хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова “Башкортстан ихаталары” программасын үз төбәгендә гамәлгә куюда бай тәҗрибә туплап өлгер­гән. Үткән елда ук Мирный авылы Ленин урамындагы өч йорт ихатасында төзекләндерү эшләре аның җитәкчелегендә тиз арада һәм сыйфатлы башкарылды. Шуңа да аның актив эшчәнлеген районда башкаларга үрнәк итеп куюлары гаҗәп түгел.

— Үткән елда максатлы программага акча күбрәк бүленгән иде, — ди Гүзәл Рәшит кызы. — Монысы инде башкарылган эш кү­ләменә бәйле. Быел Ленин урамындагы 4нче йорт ихатасы төзекләндерелә, бу максатка 880 мең сумнан артык акча каралган. Программа таләпләренә ярашлы, әлеге сумманың бер проценты бу йортта яшәүчеләрдән җыел­ды, 5 процентын авыл биләмәсе түләде, калганы исә — республика бюджеты исәбенә.

Программа буенча салынган акчаның нәтиҗә­ләре күз алдында – ихатага асфальт җәелгән, балалар мәйданчыгы, тротуарлар корылган, моннан тыш ихата яктыртылачак, видеокүзәтү корылмасы урнаштыру да каралган.

— Килешүгә ярашлы, эшне сентябрьдә тәмамларга тиеш идек – сүзебездә тордык, — ди подрядчы оешма — “Потенциал” компаниясе вәкиле Марс Мансуров. — Балалар мәйданчыгына җиһазлар һәм корылмалар урнаштырасы гына калды.

Ә эшкә бәһаны, әлбәттә, бу йортта яшәүчеләр бирә. Динә Гобәйдуллина бу җәһәттән куанычын яшерми: без көткәннән яхшырак та килеп чыкты, ди ул. Шул ук вакытта, мәйданчыкта койма корылмавына канәгатьсезлек тә белдерә. Ә анысы проектта каралмаган икән. Авыл хакимияте башлыгы әйтүенчә, ихатадагы рәшәткәләр биредә яшәүчеләр тырышлыгы белән төзеләчәк.
Фәнүр Гыйльманов,

“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Читайте нас