Чакмагыш районында Юмаш районында балалар бакчасы ачылды.
Муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе Юмаш авылында 1983 елдан бирле җайлаштырылган бинада эшли. Бакчаның проект куәте 40 кешегә исәпләнгән иде. «Башкортстан Республикасының 100 еллыгына - 100 объект» республика программасы кысаларында Юмаш авылында яңа балалар бакчасы ачылды.
Объект төзелешенә республика бюджетыннан 81 миллион 614 мең сум бүлеп бирелгән. Бинаны төзүне «Блэк» оешмасы алып барган.
Балалар бакчасы 95 урынга исәпләнгән. Мәктәпкәчә учреждениедә биш төркем ачылачак.
Әйтергә кирәк, балалар бакчасы кадрлар белән штат расписаниесе буенча тәэмин ителгән. Барлык педагоглар да тиешле белемгә ия.
Педагоглар коллективы алдында торган бурычларны уңышлы хәл итү өчен, балалар бакчасында эш юнәлешләрен исәпкә алып, музыка залы, рәсем, логопед һәм психолог кабинеты, методик һәм медицина кабинетлары җиһазландырылган.