Халыкны борчыган мәсьәләләр һәркемгә билгеле булырга тиеш.
Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында “Торак һәм шәһәр мохите” юнәлеше дә бар. Өл ипотека, төзелеш, яшәү шартларын үстерү буенча төрле проектларны үз эченә ала. Башкортстан да бу башлангычларга актив кушылды һәм әлеге өлкәне үстерүгә юнәлтелгән бик күп чаралар үткәрә.
Бүген республиканың Торак һәм төзелеш күзәтчелеге комитеты торак-коммуналь хуҗалык өлкәсен борчыган мәсьәләләргә кагылышлы “Ачык диалог” акциясен үткәрә. Анда 60тан күбрәк идарә итүче оешмалар катнашырга теләк белдергән. Аеруча Уфа, Стәрлетамак, Туймазы, Дүртөйле, Октябрьский шәһәрләре, Уфа, Гафури, Дүртөйле районнары зур активлык күрсәткән.
Комитет рәисе вазыйфасын башкаручы Илдар Шәфыйков белдерүенчә, “Ачык диалог” кысаларында гражданнарны кабул итү оештырылган төбәкләрдә халыкны борчыган мәсьәләләр тизрәк хәл ителә һәм алар, башка районнар белән чагыштырганда, азрак.
Гадәттәгечә, гражданнарны республиканың Торак һәм төзелеш күзәтчелеге, Тарифлар буенча комитетлары, Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы һәм башка оешмалар белгечләре кабул итәчәк. Гражданнар үзләрен борчыган сораулар белән 11-17 сәгатьтә кадәр мөрәҗәгать итә ала.