Башкортстанның экспортны яклау үзәге 30 октябрьдә Уфада эшкуарларны экспорт эшчәнлеге нигезләренә бушлай өйрәтү буенча чираттагы семинар уздыра.
Предприятиеләр эшчәнлеге өлкәсе буенча бернинди чикләүләр юк. Анда кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре, шул исәптән тышкы икътисади эшчәнлек белән шөгыльләнүче яисә аны башлап җибәрергә ниятләүче предприятиеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнаша.Семинарның темасы – “Экспортны документлар белән тәэмин итү".
Ел ахырына кадәр экспорт эшчәнлеге нигезләре буенча 11 семинар уздыру планлаштырыла.
Башкортстан эшкуарларын укыту Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән “Халыкара кооперация һәм экспорт” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.