Президент Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында "Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары" дип аталганы да бар. Ул юллар төзүне һәм төзекләндерүне күз уңында тота. Бу башлангыч республикада да бик күп төбәк проектларына старт бирде.
Агымдагы сезонда 500 мең квадрат метр юлны төзекләндерү күз уңында тотылды. 2018 елдагы белән чагыштырганда, бу ике тапкырга күбрәк.
Юлларны төзекләндерү өчен материалны "Башкиравтодор" заводлары җитештерде. Төзелешләр башлангач, заводлар 20 төрле рецепт буенча бер миллион тонна төрле кушылмалар җитештерде.