Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Фәнүр Ягафәров һәм Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова Салават һәм Кыйгы районнарында барган объектлар төзелүне инспекцияләде.
Алар эшләнгән эшләрне бәяләде, төзүче оешмаларның игътибарын объектларны тапшыру вакытына юнәлтте. 2019 елда Кыйгы һәм Салават районнарында 200 урынлы һәм 700-800 квадрат метрлы ике мәдәният йорты файдалануга тапшырылачак. Мәдәният учреждениеләре “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында төзелә.
Проектлар мәдәният йорты, балалар сәнгать мәктәбе, китапханә, балалар түгәрәкләренең бер түбә астында булуын күз уңында тота.
Үзәк ишекләре барлык теләүчеләр өчен ачык булачак.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;