Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проекты кысаларында республика онкодиспансерына өр-яңа җиһазлар кайтарылуы дәвам итә.
Аерым алганда, медицина учреждениесенә рентгенодиагностика комплексы, видеобронхоскоплар, компьютер томографы, маммография рентген аппараты һәм микроскоплар кайтты.
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, соңгы 9 айда яман шешне иртә стадиядә ачыклау өлеше 54 процент тәшкил итте.
Әйтергә кирәк, ел саен 13 меңнән артык яман шеш очрагы теркәлә.
Яңа медицина җиһазлары онкология очракларын иртә стадияләрдә ачыкларга ярдәм итәчәк.
#национальныйпроект
#нацпроект
#региональныйпроект
#владимирпутин