+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Чүп-чар ташламаска өйрәнәбез

Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында 5-8 ноябрьдә Башкортстанда “Экологик грамоталылык атналыгы” бара. Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының муниципаль берәмлекләр, балалар экологик-биологик үзәге белән берлектә оештырган әлеге чара район һәм шәһәрләрдә зур оешканлык һәм кызыксынучанлык белән уза.

Акциянең төп максаты — үсеп килүче яшь буынга экологик тәрбия бирү чараларын көчәйтүгә, балаларның тирә-як мохиткә, экологик белемгә игътибарын үстерүгә юнәлтелә. Әлбәттә, соңгы елларда чүп-чар реформасын тормышка ашырудагы каршылыкларны хәл итүдә халык арасында аңлату эшләре алып баруның да мөһим роль уйнавын ассызыкларга кирәк. Атналык кысаларында барлык мәктәпләрдә һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә үткәрелгән тематик дәресләрдә һәм сыйныфтан тыш чараларда әлеге мәсьәләләр игътибар үзәгендә.Министрлыкның аналитика бүлеге начальнигы Ринат Фаткуллин сүзләренә караганда, табигатьне саклау, тирә-як мохиткә сакчыл караш тәрбияләүгә юнәлтелгән чаралар үткәрү буенча Башкортстан ил күләмендә һәрвакыт үрнәкле булды. Ел саен республика буенча уздырылган экологик чараларда 2 миллион чамасы кеше катнаша. Министрлык вәкиле, шулай ук, каты көнкүреш калдыклары һәм чүп-чар белән дөрес эш итү мәсьәләләренең көнүзәк булуы да очраклы түгел, дип билгеләде. Әйткәндәй, мәктәпләрдә экологик тәрбия бирү мәсьәләләрендә әлеге проблемага җитди игътибар ителә.

#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроект
#ВладимирПутин
Читайте нас