+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Гафури районында юллар төзекләндерелде

2019 елга юлларны ремонтлауга һәм аларны тәртиптә тотуга 144 миллион сумлык субсидия бүленгән иде.

2019 елга юлларны ремонтлауга һәм аларны тәртиптә тотуга 144 миллион сумлык субсидия бүленгән иде.
Республикада юлларның төзеклеге даими игътибар үзәгендә. Бу җәһәттән ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары арасында автомобиль юлларын үстерү юнәлеше әлеге тармактагы уңай үзгәрешләргә тагын да зур этәргеч булды.
Күптән түгел Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча республика дәүләт комитеты рәисе Тимур Мөхәммәтҗанов Гафури районында юлларны ремонтлау эшләре белән танышты. Тимур Мөхәммәтҗанов билгеләвенчә, Цапаловка, Игенелга, Ялгызкаен, Морак, Буруновка, Игенчеләр, Үтәк авылларын тоташтырган бу юлларның төзекләнүен урындагы халык күптән көтте.
Районда юллар озынлыгыны 296 чакрым тәшкил итә. Урамнар озынлыгы - 240 километр.
#Национальныепроекты
#Нацпроекты
#Региональныепроект
#ВладимирПутин

Читайте нас