+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Җиңү паркы Җиңү бәйрәмен көтә

Баймак шәһәрендә яңа Җиңү паркы ачылды.

Баймак шәһәрендә яңа Җиңү паркы ачылды.
Тантанада район хакимияте башлыгы Фәнис Әминев һәм башка рәсми вәкилләр катнашты.
Яңа парк “Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру” төбәк программасын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе булып тора. Паркта гомум күләме 17 миллион сумлык эшләр башкарылган.
Әлеге программада катнашкан өч ел эчендә шәһәрдә күпфатирлы йортларның ихаталары төзекләндерелгән, машина кую урыннары булдырылган, ихата, җәяүлеләр юллары ремонтланган, балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган.
Фәнис Әминев баймаклыларга барлык проектларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде:
— Бу парк Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына менә дигән бүләк булачак. Киләсе 2020 ел Русиядә Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Планлаштырылган чараларда актив катнашырбыз, һәм бергәләп халкыбызның бөек батырлыгы турындагы истәлекне мәңгеләштерүгә үз өлешебезне кертербез, дип ышанам, — диде ул.

Читайте нас