-12 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Өстәмә белем алырга телисезме?

Владимир Путин игълан иткән “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектлары кысаларында “Санлы икътисад өчен кадрлар” проекты чикләрендә республика халкы өстәмә белем алала.

Владимир Путин игълан иткән “Санлы икътисад” гомумдәүләт проектлары кысаларында “Санлы икътисад өчен кадрлар” проекты чикләрендә республика халкы өстәмә белем алала.
— Кадрларны яңадан укыту — “Санлы икътисад” проектының аерылгысыз өлеше. Бу юнәлештә халыкны санлы икътисад нигезләренә өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Әлеге максатларга дәүләт акча бүлде, — ди проект җитәкчесе Руслан Габидуллин.
Башкортстанда ел ахырына кадәр 1000 санлы сертификат бирү планлаштырыла. Яңадан укытуда республиканың иң яхшы белем бирү оешмалары җәлеп ителгән.
13 ноябрьдә бу учреждениеләр вәкилләре форумы үтте. Аның барышында укыту өчен программаларны ничек сайлап алу, бу юнәлештә нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында фикер алыштылар.
Ноябрь ахырында ук яңадан уку үтәргә теләүчеләр шәхси санлы сертификат алуга заявка бирә ала.
Читайте нас: