+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Төяләстәге ФАПны газ җылыта!

Cибай шәһәренең иң ерак урнашкан юлдаш поселогы Төяләстә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә.

Сибай шәһәренең иң ерак урнашкан юлдаш поселогы Төяләстә "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелә.
Яңа социаль объект мәктәп һәм мәчет янында урнашкан. Төяләс халкы әле медицина ярдәме өчен дә, дару, башка кирәк-ярак өчен дә шәһәргә йөрергә мәҗбүр. Тиздән ФАП сафка кертелсә, алар сыйфатлы медицина ярдәмен өйләреннән ерак китми генә алачак.
Төзелеш өчен муниципалитет җир бүлгән. Бинаны коммуникацияләр белән тәэмин итү чыгымнары да шәһәр хакимияте казнасыннан бүленә. Әйткәндәй, Төяләстәге ФАП республикада газ ярдәмендә җылытылачак бердәнбер медицина пункты булачак.
Шушы көннәрдә шәһәр хакимияте башлыгы Р. Афзалов поселокта булып, төзелеш барышы белән тынышты. Җитәкче башкарылган эшләр белән канәгать, бөтенесе дә планга ярашлы бара.
#нацпроекты
Читайте нас