+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Әрмән музыкасы яңгырап торды

Владимир Путинның май указларн үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп эшләр башкарыла.

Владимир Путинның май указларн үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында республикада бик күп эшләр башкарыла.
15 ноябрь көнне Уфа дәүләт сәнгать институтының Ф. Шаляпин исемендәге концертлар залында. «100 ел, 100 халык, 100 җыр» проекты кысаларында «Әрмән музыкасы» концерты булды.
Концерт Башкортстанның оешуына 100 ел тулуга багышланды һәм «Русия әрмәннәр берлеге»нең башкорт төбәк бүлеге һәм З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты җитәкчелеге ярдәмендә оештырылды. Проектның авторы һәм алып баручысы - «Музыковедение» белгечлеге буенча 2 курс студенты Павел Красильников. Кураторы - Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Виктория Симонова.
“Әрмән музыкасы” концерты аншлаг белән узды. Программаны республикада яшәүче төрле милләт вәкилләре, нәниләрдән алып өлкән яшьтәге кунаклар да карады.
Читайте нас