+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax

Стәрлетамак ничек үсешә?

Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Стәрлетамакта булып, шәһәрнең сәнәгать һәм социаль объектларын карады.

Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары Андрей Назаров Стәрлетамакта булып, шәһәрнең сәнәгать һәм социаль объектларын карады.

Санлы программа идарәсе белән югары төгәллектәге күпфункцияле эшкәртү үзәкләрен җитештерүче “Станоклар төзү” берләшмәсе мәйданчыгында ул производствоның төп этаплары һәм продукциясе белән танышты.
Предприятие җитәкчелеге белән әңгәмәдә Андрей Назаров үсеш өчен булган мөмкинлекләрне файдаланырга кирәклеген ассызыклады һәм Сәнәгать министрлыгы белән берлектә өстенлекле бизнес-план булдырырга кушты. Республика кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер. Билгеләнгән планнар буенча фикер алышу өчен предприятие милекчеләре белән очрашу оештырылачак.
Арытаба беренче вице-премьер Фестиваль урамындагы шәһәр паркында булды. Аны төзекләндерү эшләре “Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру” проекты кысаларында алып барыла. Әлеге вакытта кече архитектура төрләрен, сәхнәне монтажлау, эскәмияләр урнаштыру эшләре бара. Әмма җиһазларны вакытында кайтармау һәм яшел үсентеләрне тазарту күләме зур булу сәбәпле, объектны тапшыру графигы бозылган. Моннан тыш, Андрей Назаров балалар мәйданчыгының һәм асфальт катламының сыйфаты канәгатьләнерлек булмавын билгеләде, җитешсезлекләрне төзәтергә һәм Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр паркны төзекләндерүне тәмамларга кушты.
Андрей Назаров парк белән янәшәдә урнашкан “Содовик” спорт-сәламәтләндерү комплексында да булды. Биредә 15 спорт төре буенча 1600дән артык спортчы шөгыльләнә. Стәрлетамак шәһәре хакимияте башлыгы Владимир Куликов стадионны реконструкцияләү концепциясен тәкъдим итте. Планда – ябык трибуналар һәм җылы футбол мәйданчыгы төзү.
Беренче вице-премьер Гоголь урамы, 130а адресы буенча урнашкан күпфатирлы йорт ихатасында йорт яны территориясенә үткәрелгән ремонт сыйфатын тикшерде. Эшләр “Башкортстан ихаталары” проекты кысаларында башкарыла. Килешүләр күләме зур булу сәбәпле, подрядчы проектны соңлап тормышка ашыра башлаган. Нәтиҗәдә, бү­ген эшләр тәмамланмаган. Йортта яшәүчеләр сүзлә­ренә караганда, шулай ук подъездлар да ремонт таләп итә.
Сәфәренең тагын бер пункты – Стәрлетамак күп­профиль­ле колледжы булды. Анда шушы көннәрдә “Мәктәпкәчә тәрбия”, “Мәктәпкәчә махсус тәрбия”, “Социаль эш”, “Хокук саклау эшчәнлеге. Полицейский” һәм “Кече сыйныфларда укыту” белгечлекләре буенча биш остаханә ачылды. Алар “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында булдырылган.
Колледж директоры Антонина Усевич остаханәләрдә һөнәри белем бирү программалары, балалар һәм өлкән­нәр өчен гомуми белем бирү программалары буенча дәресләр узачагын ассызыклады. Андрей Назаров учреждение коллективы тарафыннан башкарылган эшне югары бәяләде.
Арытаба беренче вице-премьер “Русия эше” сынау проекты кысаларында халыкны эш белән тәэмин итү модель үзәге булдыру проектын гамәлгә ашыру барышы белән танышты.
Эш сәфәре ахырында Андрей Назаров хакимият башлыгы, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре белән эшлекле киңәшмә үткәрде, анда шәһәрнең социаль-икътисади үсеш мәсьәләләре каралды.
Читайте нас