Сибай педагогия колледжының IV курс студенты Айназ Рыскужин “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстан Республикасы Башлыгы стипендиясенә лаек булган. Музыка бүлегендә белем алучы егет югары бүләккә яхшы укыганы, фәнни-гәмәли эшчәнлек белән шөгыльләнгәне өчен тәкъдим ителгән.
Айназ белән Алмаз - игезәкләр. Республикада киң билгеле гармунчы-җырчылар Айдар белән Алмаз Юнысовлар кебек! Егетләр икесе дә да музыкант һөнәрен үзләштерә. Алмаз - фортепианода, Айназ баянда уйный. Икесе дә матур җырлый. Уку йортында бер генә чара да алар катнашлыгынан башка узмый.
Егетләр 6 яшьтән биредәге “Йолдыз” үрнәкле вокал студиясендә шөгыльләнә. Рыскужиннар республика, Русия җыр бәйгеләре лауреатлары гына түгел, Болгариядә үткән “Болгария розалары” халыкара конкурсында I дәрәҗә лауреатлар булып танылган.
Республика сәнгатенә янә игезәкләр килә. Хуш киләсез, рәхим итегез, егетләр!
#Национальныйпроект
#Нацпроект
#НациональныйпроектБашкортстан
#Региональныйпроект