+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бала компенсацияләре арта

Русиядә яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр бала тәрбияләгән өчен 50 сум күләмендә айлык компенсация түләүләре 2020 елның 1 гыйнварыннан гамәлдән чыгарыла, диелә Президент Владимир Путинның хокукый мәгълүмат рәсми интернет-порталында урнаштырылган Указында.

Указ нигезендә, 1994 елның 30 маендагы 1110 номерлы Президент Указы үз көчен югалткан дип таныла.
Элегрәк Владимир Путин мохтаҗлык критериен үзгәртү хисабына беренче һәм икенче балага пособиеләр алучы гаиләләр санын арттыручы законга кул куйган иде (Русия субъектында яшәү минимумының 2 тапкыр күләменә 1,5 тапкыр). Алар өчен бер үк вакытта бер яшьтән алып өч яшькә кадәр беренче һәм икенче балага төбәк яшәү минимумы күләмендә айлык түләүләр кертелә.

2020 елның 1 гыйнварыннан балага уртача 10-11 мең сум түләүләр уртача кереме ике яшәү минимумы күләмендә булган гаиләләргә биреләчәк.

Беренче бала туганнан соң, аналарга федераль пособие күләме 2020 елның 1 гыйнварыннан 8,8 меңнән 9,3 мең сумга кадәр артачак. Моннан тыш, аны исәпләү тәртибе дә үзгәрәчәк.

Элегрәк Премьер-министр Дмитрий Медведев яшь ярымнан алып өч яшькә кадәр бала караган өчен түләнүче пособие күләмен күтәрергә тәкъдим иткән иде.

#ВладимирПутин
Читайте нас: