Президент Владимир Путинның май указын тормышка ашыру максатында "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проектының "Уңайлы шәһәр мохите булдыру" программасына ярашлы башкарылган эшләрнең нәтиҗәсен бүген иртән Сибай шәһәрендә яшәүчеләр шатланып каршы алды.
Бу бигрәк тә Сармат бистәсендә яшәүчеләр күңеленә хуш килде - биредә 8нче санлы автобус йөри башлады.
Шәһәр халкы күптән көткән маршрутны “Башавтотранс” җәмгыятенә караган Сибай автотраспорт предприятиесе тәэмин итә.
Яңа маршрут «Автовокзал — Сармат бистәсе» юнәлешендә Таучылар проспекты, Зәки Вәлиди, Чайковский, Тасимов, Яшмә, Энергетиклар урамына кадәр барып җитеп, шул ук юлдан кире әйләнә. Автовокзалдан кузгалган автобус музей, үзәк мәйдан, «Аструм», «Сакмар» сәүдә комплекслары, үзәк, балалар дәваханәләре, АЗС, Сармат, Тасимов, Юбилей, Энергетиклар урамы тукталышлары аша үтә.
Тәүге маршрут автовокзалдан иртәнге 7дә чыга, соңгысы кичке сәгать 9да була. Алар арасындагы интервал 30 минут тәшкил итә.