"Демография" гомумдәүләт проектының “Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү - өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын тудыру” федераль проекты кысаларында республика шәһәрләреннән һәм районнарыннан 7 меңнән артык яшь әни укулар узачак. Әлеге проект Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырыла.
Биш елга исәпләнгән программа бала карау ялында булган, шулай ук мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләүче хатын-кызларга адресланган. Өч айга кадәр дәвам иткән уку вакытында хезмәткә түләүнең минималь күләмендә стипендия бирелә.Проект балалы хатын-кызларга кирәкле һөнәр алырга мөмкинлек бирә, бу хезмәт базарында аларның көндәшлеккә сәләтлелеген сизелерлек арттыра.
Бала карау ялында булган хатын-кызларны яңадан укыту буенча чаралар республикада 2011 елдан бирле уздырыла. Ел саен әлеге программа кысаларында бала карау ялында булган 350-400 әни өстәмә белем ала. Алты ел эчендә 2800 яшь әни яңа һөнәри белем алалды.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин