+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Стәрлебашта - яңа күчмә ФАП

6 декабрьдә Стәрлебаш үзәк район дәваханәсенә күчмә яңа ФАП тапшырылды.

6 декабрьдә Стәрлебаш үзәк район дәваханәсенә күчмә яңа ФАП тапшырылды.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова кулыннан ачкычны район үзәк дәваханәсе баш табибы Илшат Яппаров алды.
Районның 69 торак пунктыннан фельдшер-акушерлык пунктларының 27сендә генә булуын исәпкә алсак, күчмә ФАПларның мөһимлеге ачыклана. «Медицина кабинеты» күчмә дәвалау-диагностика комплексы "ПАЗ-32053" автобусы базасына көйләнгән, ул районга «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел медикосанитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү» төбәк проектын тормышка ашыру кысаларында тапшырылды. Ул кардиомаркерларны портатив экспресс-анализаторы, электрокардиограф, гинекология креслосы, дефибрилятор-монитор һәм башка медицина корылмалар белән җиһазландырылган.

Илшат Яппаров сүзләренә караганда, әлегә транспорт чарасын теркәү, исәпкә кую процессы бара. Күчмә ФАПны йөртү тәҗрибәле шофер Валерий Кунакуловка тапшырылды. Ул график буенча торак пунктларга участок терапевты, акушерка, лаборант һәм шәфкать туташы белән бергә барачак.

Яңа ел алдыннан республика җитәкчелеге исеменнән бу авыл халкына искиткеч бүләк булды.
Читайте нас