Владимир Путинның май указларын үтәү максатында “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында республикабыз районнарында яңа ФАПлар даими ачылып тора. Шушы көннәрдә Баймак районының Семеновское авылында фельдшер-акушерлык пункты ишекләрен ачты.
Пункт 300гә якын кеше яшәүче ике торак пунктын хезмәтләндерәчәк.
ФАПта, барлык стандартларга ярашлы, уңайлы шартларда медицина ярдәме алып була. Фельдшер кабинетыннан тыш, биредә процедуралар, балалар, хатын-кызлар, санитар-көнкүреш бүлмәләре бар.
Фельдшер-акушерлык пункты барлык кирәкле мебель һәм медицина җиһазлары белән тәэмин ителгән.
Яңа ФАП ачылуын ике авыл халкы да күптән көткән иде, кешеләр бу вакыйганы шатланып кабул итте. Шатланмаслык түгел, гади авыл кешеләре өчен заманча шартлар тудырылган.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгыннан билгеләүләренчә, пунктта электрокардиограф, дефибриллятор, глюкометр, гинекология креслосы, дару препаратлары өчен суыткыч һәм башка барлык кирәкле техника бар.