Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында, «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында тормышка ашырылган «Яшь профессионаллар» төбәк проекты буенча республикада 2020 елда алгарышлы һөнәри әзерлек үзәге эшли башлаячак.
Үзәк эшчәнлеген мәгълүмати яктан тәэмин итү максатында «Интернет» мәгълүмати-телекоммуникация челтәрендә санлы платформа булдырылачак. Платформада алдан һөнәри әзерлек алып бару өчен барлык ресурсларның мәгълүматлар базасы урнаштырылачак, - дип хәбәр иттеләр Башкортстан Мәгариф министрлыгы матбугат хезмәтендә.