Башкортстанның шәһәр һәм район ветеринария станцияләренә 40 хезмәт автомобиле тапшырылды.
Республика ветеринария идарәсеннән хәбәр итүләренчә, соңгы ике ел эчендә республика бюджеты ярдәмендә 80 проценты тузган автопарк яңартыла башлады.
Былтыр 80 машина: ветеринария-санитария экспертизасы мобиль лабораторияләре, "ГАЗ" һәм "УАЗ" автомобильләре базасында ДУК (Комаровның дезинфекцияләү җайланмасы), махсус җиһазландырылган "Ларгус" һәм "Гранта" автомобильләре сатып алынган.
Быел хезмәт 40 автомобильгә, шул исәптән дезинфекция үткәрү өчен "ГАЗ" автомобильләре базасында ДУК һәм суыткычлы җиңел автомобильләргә баеды.