+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Уфа урамнары хәвефсез булсын!

Гражданнар хәвефсезлеге, юллардагы аварияләрне киметү, юллар торышын яхшырту - Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүәт проектлары арасында аерым урын алып тора. Кызганычка каршы, ил ел саен аварияләрдә берничә мең кешене югалта. Бу проблема бик күп үзенчәлекләрне үз эченә ала. Моңа юллар сыйфаты да, водительләрнең юл кагыйдәләрен үтәве һәм башкалар керә.Күптән түгел Уфада җәяүлеләр юлны кисеп чыга торган 19 урынга һәм зур тизлек белән йөрелә торган 30 урында 62 фотовидеофиксация җиһазы куелды. Бу камералар тизлекне ачыклый һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны "күрә". Камералар еш авария була торган һәм пассажир автобусларына хәрәкәт итү катлаулы булган җирләргә куелган. 27 декабрьдән алар эшли башлаячак.

Гражданнар хәвефсезлеге, юллардагы аварияләрне киметү, юллар торышын яхшырту - Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүәт проектлары арасында аерым урын алып тора. Кызганычка каршы, ил ел саен аварияләрдә берничә мең кешене югалта. Бу проблема бик күп үзенчәлекләрне үз эченә ала. Моңа юллар сыйфаты да, водительләрнең юл кагыйдәләрен үтәве һәм башкалар керә. Күптән түгел Уфада җәяүлеләр юлны кисеп чыга торган 19 урынга һәм зур тизлек белән йөрелә торган 30 урында 62 фотовидеофиксация җиһазы куелды. Бу камералар тизлекне ачыклый һәм юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны "күрә". Камералар еш авария була торган һәм пассажир автобусларына хәрәкәт итү катлаулы булган җирләргә куелган. 27 декабрьдән алар эшли башлаячак.
Әйткәндәй, көн саен 4 мең водительгә юл кагыйдәләрен бозу турында хат килә. Ел ахырына Башкортстан юлларында 540 камера эшләп торачак. Шул ук вакытта, камералар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтте дә инде. Үлем белән тәмамланучы аварияләр, былтыргы шул чор белән чагыштырганда, 34 процентка кимеде.
Киләсе елга камералар санын 1 меңнән арттыру күз уңында тотыла. Бу җәһәттән республика Башлыгы Радий Хәбиров та камераларның юл хәрәкәте хәвефсезлеген тәэмин итүдә нәтиҗәле булуын ассызыклый., аларны куюның максаты штраф җыю түгел, водительләрдә машина йөртү мәдәниятен формалаштыру, кемнеңдер гомерен саклап калу, дип исәпли.
Читайте нас