+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Илморзада тормыш җанлана!

Күптән түгел Кушнаренко районының Илморза авылында балалар бакчасы һәм яңартылган клуб ачылды.

Күптән түгел Кушнаренко районының Илморза авылында балалар бакчасы һәм яңартылган клуб ачылды.

Иске Камышлы “Кояшкай” балалар бакчасының филиалы 15 урынга исәпләнгән. Быел августта район хакимияте вәкилләре белән очрашу вакытында авыл халкы мәктәпкәчә учреждение ачуны сораган. Элекке башлангыч мәктәпнең авария хәлендәге бинасы урынында балалар бакчасы ачу турында карар кабул ителгән.
Яшь гаиләләр көтеп алган бу мөһим эш Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Демография” гомумдәүләт проектына ярашлы “Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартлары тудыру” төбәк проекты кысаларында тормышка ашты. Моның өчен 2,15 миллион сум акча бүленде.

Авылның мәдәни тормышын тергезүдә Илморза авылы халкы өчен бу вакыйга Яңа ел алдыннан зур бүләк булды.

Илморзалылар урындагы башлангычларга ярдәм программасында беренче ел гына катнашмыйча, бу юлы авыл клубын төзекләндерергә карар кылды. Проектны тормышка ашыру өчен бер миллион сумнан артык акча кирәк булган. Авыл биләмәсе хакимияте тиешле сумманың 15 процентын бүлеп биргән. Авыл халкы, шулай ук якташ малтабарлар хәйрия ярдәме күрсәткән.

Берничә ай эчендә биредә җитди эш башкарылган һәм зур, якты, заманча мәдәният учагы барлыкка килгән. Димәк, авылда тормыш янә җанланачак, күңелле вакыйгаларга бай булачак.
Фото: Кушнаренко районы хакимияте сайтыннан.
Читайте нас