2020 елның июленә кадәр санавиациянең тагын сигез вертолет мәйданчыгын төзү һәм урнаштыру планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә.
Аларны "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында киләсе елның икенче яртысыннан файдалану планлаштырыла.
Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр иткәнчә, агымдагы елда Уфада шундый бер мәйданчык Республика клиник перинаталь үзәге территориясендә ачылды да инде.
Июль аенда Нефтекама, Аскын, Баймак (Сибай), Мәсәгуть, Стәрлетамак, Белорет һәм Уфада яңа мәйданчыклар барлыкка килергә тиеш.
Пациентларны Уфага вертолет белән илтү вакытны шактый экономияләргә мөмкинлек бирәчәк: әйтик, Стәрлетамактан очыш — 40 минут, Сибай һәм Баймактан — 1 сәгать 40 минут, Белореттан — 1 сәгать 30 минут, Октябрьскийдан 1 сәгать тәшкил итәчәк.