Башкортстан Хөкүмәте 2019 елда “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” гомумдәүләт проектында катнашучылар исемлегенә 50 оешманың максатлы күрсәткече белән кертелү турында килешү төзеде. Шулай ук яңадан укытылган хезмәткәрләр саны буенча план арттырып үтәлде, дип хәбәр итте Башкортстанның Икътисади үсеш министрлыгының финанс булмаган секторлар идарәсе башлыгы Гөлнара Гыймадисламова.
“2024 елга без “Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру һәм мәшгульлеккә ярдәм итү” гомумдәүләт проектына кимендә 196 предприятиене җәлеп итәргә тиеш, дип уйлыйм. Быел 52 предприятие 50 максатлы күрсәткече белән катнашты, 689 хезмәткәр өйрәтелде, гәрчә 570 хезмәткәр планлаштырса да”, - диде ул.
Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге җитәкчесе Руслан Нуретдинов сүзләренә караганда, киләсе елда Башкортстанда гомумдәүләт проектында 80ләп предприятие катнашачак, аларның хезмәткәрләре шулай ук “процесслар фабрикасында” белем алачак.
“Гомумдәүләт проектында катнашучы барлык предприятиеләр хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрү өчен “процесслар фабрикасы”ннан файдалана алачак. Уку сакчыл җитештерү инструментларын сынап карарга, үз җитештерүеңдә югалтуларны ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Айга дүрт-биш предприятие хезмәткәрләрен укытырга планлаштырабыз”, - диде ул.