+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Район дәваханәсенең иң яхшы архитектура проектына Бөтенрусия конкурсы игълан ителде

“Сәламәтлек” гомумдәүләт проекты кысаларында Русия Төзелеш һәм Сәламәтлек саклау министрлыклары район үзәк дәваханәсенең иң яхшы архитектура проектына Бөтенрусия конкурсы игълан итте, аңа гаризалар кабул итү 2020 елның 3 февраленнән 7 февральгә кадәр дәвам итәчәк.

Конкурста җиңүчеләрнең исемнәре май ахырында билгеле булачак, дип хәбәр итте Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте.
“Конкурста катнашучылар барлык климат районнарында (мәңгелек бозлык районнарыннан тыш) катлаулы гидрогеологияле һәм сейсмик активлык белән 6 баллдан югары булган зоналарда төзелеш өчен яраклашу мөмкинлеге булган объектның архитектура проектын тәкъдим итәргә тиеш. “400 койкага исәпләнгән үзәк район дәваханәсенең иң яхшы проекты” номинациясендә җиңүчегә 1 миллион сум күләмендә премия каралган”, - диелә хәбәрдә.
240 койкага исәпләнгән иң яхшы проект өчен 800 мең сум күләмендә премия биреләчәк, 80 койкага исәпләнгән иң яхшы проект номинациясендә җиңүче 600 мең сум алачак. Икенче урынны алган катнашучыларга 200 мең сум премия биреләчәк. Гаризаны архитектур-төзелеш проектлау өлкәсендә эшләүче теләсә кайсы оешма һәм шәхси эшкуарлар бирергә мөмкин.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас