Узган елда Мәләвез районы иң күп сөт җитештерүче буларак билгеләнде.
Узган елда Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гомумдәүләт проектлары гамәлгә ашырылу нәтиҗәсендә бик күп өлкәдә күзгә күренерлек үзгәрешләр булды. Бу җәһәттән республиканың авыл хуҗалыгында җитештерелгән продукция күләме дә 2018 ел белән чагыштырганда күбрәк булды.
2019 ел башыннан республика хуҗалыкларында 735 мең тонна сөт җитештерелгән. 2018 ел белән чагыштырганда, бу 101,4 процент тәшкил итә. Бүген төбәктә 134,6 мең баш сөт сыеры асрала.
Сөт җитештерү буенча Мәләвез районының "Ашкадар" хуҗалыгы беренчелеккә чыкты. Шулай ук Авыргазы, Туймазы, Чакмагыш, Учалы районнарындагы хуҗалыклар да алдынгы урыннарда. Анда көненә бер сыердын алынган сөт күләме 23 килограммнан артып китте.