Кышкы каникулларда Башкортстанда “TERRA ZIMA” фестивале киң колач белән үткәрелә. Бу матур чараларда Илеш районы да актив катнаша.
Мисал өчен, Бишкурай авыл биләмәсендә ял көннәрен олысы да, кечесе дә файдалы һәм күңелле үткәрә. Шушы биләмәгә караучы Бәләкәй Бишкурай, Иләкшиде, Бишкурай авылларында төрле чаралар гөрләп уза.
Мәсәлән, кичә Бишкурай авылы читендәге таудан чана шуу оештырылган иде. Бу бәйрәмгә Кыш бабай белән Карсылу да килеп, авылдашларын Яңа ел белән тәбрикләделәр, бергәләп таудан шуып, милли ризыклар белән тулы чәй табыны артында сыйландылар.