Русия Президенты Владимир Путинның май указын гамәлгә ашыру максатында тәкъдим ителгән "Мәдәният" гомумдәүләт проекты ярдәмендә Башкортстанда башкарылучы эшләр бихисап.
12 гыйнварда З. Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының Ф. Шаляпин исемендәге концертлар залында Карл Мария фон Веберның «Ирекле атучы» операсының премьерасы булачак.
200 еллык тарихка ия булган бу әсәр Уфада беренче тапкыр күрсәтеләчәк. Опера Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, башкорт опера һәм балет театры солисты Салават Әскаров истәлегенә багышлана.
Спектакльне Башкорт дәүләт опера һәм балет театры солисты Сергей Сидоров җитәкчелегендә «Студентлар операсы» тәкъдим итәчәк.
Операның сюжетын Германиядә һәм Чехиядә киң таралган легенда тәшкил итә, ул иблис белән килешү төзегән була. “Кара аучыдан” алынган пулялар егеткә төз ату ярышларында җиңү китерә, әмма соңгы пуля аның кәләшен үлемечле яралый...
Тиз арада танылу алгач, Вебер операсы бөтен Европа сәхнәләрендә куела. Аның күп кенә көйләре зур популярлык казанган.