+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Безнекеләр - алдынгы урыннарда!

Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында «КаДетство», «Гвардеец», «Идел буе театрлары», «Идел буе федераль округы олимпиадасы» һәм башка иҗтимагый проектларда беренче урын алды. Узган елда җәмәгать проектларында республиканың 79 меңгә якын укучысы һәм студенты катнашкан.

Барлык иҗтимагый башлангычлар ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Идел буе федераль округы проектлары ел саен мәктәп укучыларында, студентларда һәм педагогик хезмәткәрләрдә зур кызыксыну уята. Алар төрле пландагы характерда. Мәсәлән, "КаДетство" проекты кысаларында Русия Герое А. В. Доставалов исемендәге Башкортстан кадетлар корпусы укучылары һөнәри юнәлеш бирү чараларында катнаша, Кремль чыршысына һәм традицион кадетлар балына бара.

Ел башыннан Яңа ел каникулларында республиканың барлык муниципалитетларында беренче тапкыр "Яңа ел гаилә уеннары-2020" республика фестивале үткәрелә. Аларда 1017 мәктәп катнаша. Фестиваль гаилә кыйммәтләрен берләштерү һәм ныгыту, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру һәм балаларны спортка җәлеп итү максатыннан үткәрелә. Муниципаль этаптагы «Яңа Ел гаилә уеннары» җиңүчеләре арасыннан иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән гаиләләр сайлап алыначак.

18 гыйнварда Уфаның "Динамо" стадионында финал ярышлары узачак. Уфага 70 гаилә командасы киләчәк. Шунда ук җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү булачак.
Фото: mgazeta.com сайтыннан
Читайте нас