Спорт - сәламәт тормыш алып баруның бер баскычы ул.
Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров тренерлар белән очрашты. Алар арасында Радий Фәрит улының беренче тренеры Александр Григорьев та бар иде. Бүген ул - грек-рим көрәше буенча Олимпия мәктәбе резервы директоры.
Радий Фәрит улын әлеге тренер 1979-82 елларда Ишембай шәһәрендә көрәшкә өйрәткән. Ул вакытта булачак республика Башлыгы Ишембайның 11нче мәктәбендә укыган булган. Шул елларда ук Радий Фәрит улы мәктәп укучылары спартакиадасында көмеш медальгә, Россоветның "Хезмәт резервлары" үсмерләр беренчелегендә бронзага лаек була. Шул ук вакытта ул "СССР спорт мастерылына кандидат" нормативларын да уңышлы башкара.
Очрашуда Радий Хәбиров балаларны спортка җәлеп итү, аларның сәламәтлеген үстерүгә игътибар арттыру кирәклеген ассызыклады. Чыннан да, ил Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектлары арасында сәламәтлекне үстерү аерым урын ала. Спорт - сәламәт тормыш алып баруның зур бер өлеше ул.