Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Туймазы шәһәрендә кыска вакыт эчендә төзелгән балалар поликлиникасы ишекләрен ачты.
Бүген яңа бинада аны рәсми рәвештә файдалануга тапшыру тантанасы үтте. Бәйрәм чарасында Туймазы районы хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов, сәламәтлек саклау министры урынбасары Гөлнара Зиннурова, үзәк район дәваханәсенең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин, “3нче төзелеш фирмасы” җәмгыятенең генеральный директоры Илфир Миңнебаев, табиб-педиатрлар, медицина хезмәткәрләре катнашты.
Кунаклар бирегә килгән кечкенә пациентларның, аларның әти-әниләренең поликлиникага башлыча авыруларны профилактикалау максатында гына мөрәҗәгать итүен, авырулардан бик тиз терелүен, балалар поликлиникасы коллективына эшләрендә уңышлар, һөнәри осталык теләде.
Шушы истәлекле көндә Айдар Рифгать улы медицина хезмәткәрләренең ике гаиләсенә муниципалитеттан бер һәм ике бүлмәле фатирлар ачкычлары тапшырды.
“3нче төзелеш фирмасы” җәмгыятенең генеральный директоры Илфир Миңнебаев балалар поликлиникасының символик ачкычын бинаның тулы хокуклы хуҗаларына тапшырды.
Чараның рәсми өлешеннән соң кунаклар яңа бинаның уңайлылыгын һәм җиһазларның мөмкинлекләрен карады.
Бүген поликлиника кечкенә пациентларны кабул итә башлады.