+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Башкортстанда пилот проектын гамәлгә ашыру өчен оператор барлыкка киләчәк

Русия торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин хәбәр иткәнчә, Якутия, Чечня, Башкортстан, Алтай крае һәм Тула өлкәсе 2020 елда шәхси торак төзелешен үстерүнең сынау проектына кушылачак. Хәзерге вакытта ул Белгород һәм Липецк өлкәләрендә гамәлгә ашырыла.

Русия торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Никита Стасишин хәбәр иткәнчә, Якутия, Чечня, Башкортстан, Алтай крае һәм Тула өлкәсе 2020 елда шәхси торак төзелешен үстерүнең сынау проектына кушылачак. Хәзерге вакытта ул Белгород һәм Липецк өлкәләрендә гамәлгә ашырыла.

Башкортстанда Шәхси торак төзелешен комплекслы үстерү операторы барлыкка киләчәк, төбәк сынау проектында катнашачак. Йортлар төзелеше инфраструктура, юллар үсеше белән бергә алып барылачак, ә бина бердәм архитектура стиленә туры киләчәк, дип хәбәр итте Башкортстанның Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты рәисе Артем Ковшов.

“Республикадан проектны гамәлгә ашыру өчен оператор булачак. Без шәхси торак төзү буенча комплекслы якын килү планлаштырабыз, бу - типлаштырылган проектлар, бердәм архитектура, урамнарны һәм җәмәгать территорияләрен төзекләндерү, торак төзелеше белән бергә челтәрләр һәм юллар төзү. Шуның белән шәхси торак төзелешен стимуллаштырачакбыз”, - дип тә хәбәр итте ул.

Төбәк җитәкчелегенә оператор һәм төзелеш урынын билгеләргә кирәк булачак. Дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, республикада торак тапшыру күләменең өчтән икесе шәхси төзелешкә туры килә.

Шәхси төзелешне үстерү “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектының 2024 елдан башлап илдә 120 миллион квадрат метр дәрәҗәсендә еллык күләмен гамәлгә ашырырга ярдәм итәргә тиеш.

#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;
#ВладимирПутин
Читайте нас