+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax

Русияне үзгәртәчәк Юллама – гамәлдә!

Президент Владимир Путин илнең яңа үсеш юнәлешләрен билгеләде15 гыйнварда Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. “Манеж” үзәк күргәзмә залында үткән чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион һәм Югары судлар җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының законнар чыгару органнары рәисләре, традицион дини конфес­сияләр башлыклары, җәмәгать­челек вәкилләре, шул исәптән төбәкләрнең иҗтимагый палаталары башлыклары, эре киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре: барлыгы 1300гә якын кеше катнашты.

Президент Владимир Путин илнең яңа үсеш юнәлешләрен билгеләде

15 гыйнварда Русия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юллама белән мөрәҗәгать итте. “Манеж” үзәк күргәзмә залында үткән чарада Федерация Советы әгъзалары, Дәүләт думасы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, Конституцион һәм Югары судлар җитәкчеләре, губернаторлар корпусы, Федерация субъектларының законнар чыгару органнары рәисләре, традицион дини конфес­сияләр башлыклары, җәмәгать­челек вәкилләре, шул исәптән төбәкләрнең иҗтимагый палаталары башлыклары, эре киңкүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре: барлыгы 1300гә якын кеше катнашты.

– Безгә ил алдында торган колачлы социаль, икътисади, технологик бурычларны кичектер­мичә хәл итәргә кирәк. Аларның эчтәлеге һәм юнәлеш­ләре гомумдәүләт проектларында чагылыш тапкан һәм бу бурычларны гамәлгә ашыру дәүләт идарәсенең, Хөкүмәтнең, власть­ның барлык дәрәҗә­ләренең гражданнар белән турыдан-туры диалогын яңа сыйфатта үстерүен таләп итә. Үзгәрешләр темпы гражданнар өчен лаеклы тормыш дәрәҗәсенә ирешүдә сизелерлек нәтиҗәләр белән елдан-ел үсәргә тиеш. Һәм, кабатлыйм, аларның актив катнашлыгы белән, – диде Президент кереш сүзендә.
Түбәндә Президент Юлламада билгеләгән өстенлекләргә аерым тукталабыз.
Демография. Президент бел­дергәнчә, Русия киеренке демографик чорга керде. Туучылар коэффициенты 2024 елда хәзерге 1,5 урынына 1,7гә җитәргә тиеш.
Гаиләләргә ярдәм итү чарасы буларак, дәүләт башлыгы балаларны ясле белән тәэмин итәргә, башлангыч мәктәптә түләүсез туклану булдырырга, шулай ук, 2020 елның 1 гыйнварыннан өч яшьтән җиде яшькә кадәр балаларга айлык түләүләр кертергә тәкъдим итте. Әлеге түләүләрне кереме бер кешегә бер яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр алачак.
Ана капиталы программасы, ким дигәндә, 2026 ел ахырына кадәр озайтылачак, аны беренче бала тугач ук бирәчәкләр. Ике балалы гаиләләр өчен түләү күләме 616 617 сумга кадәр артачак.
Владимир Путин банкларны яшь гаиләләргә ташламалы ипотека программасын гамәлгә ашыруда активрак катнашырга чакырды.
Дәүләт башлыгы Хөкүмәт алдында, халыкка яңа ярдәм чаралары зур чыгымнар таләп итүгә карамас­тан, бюджет тотрыклылыгын саклап калу бурычы куйды.
Мәгариф турында. Президент Хөкүмәттән мәктәпләрдә уңайлы белем бирү өчен өстәмә урыннар санын билгеләүне һәм шуның нигезендә “Мәгариф” гомумдәүләт проектына үзгәреш­ләр кертүне таләп итте. Биредә уңайлы чишелешләр эзләргә, мәктәпләр төзергә генә түгел, мәгариф һәм башка инфраструктураны әлеге максатлар өчен нәтиҗәле файдаланырга, шулай ук заманча технология­ләрне җәлеп итәргә кирәк.
Владимир Путин 2020 елның 1 сентябреннән сыйныф җитәк­челәренә 5 мең сумнан да ким булмаган күләмдә махсус өстәмә түләү кертергә тәкъдим итте.
Югары уку йортларында бюджет урыннары санын ел саен арттыру бурычы да куелды.
Сәламәтлек саклау. Русиядә гомер озынлыгы беренче тапкыр 73 елдан артып китте, бу, 2000 ел белән чагыштырганда, сигез елга күбрәк. Президент сүзләренә караганда, монда “илдәге социаль, икътисади үзгәрешләр, киң­күләм спортны үстерү, сәламәт яшәү рәвеше кыйммәтләрен пропагандалау һәм, әлбәттә, сә­ламәт­­лек саклау систе­масының өлеше зур”.
Дәүләт башлыгы хәбәр ит­кәнчә, беренчел сәламәтлек саклау звеносын модернизация­ләү буенча төбәк программалары 1 июльдән эшкә кушылачак. Аларны гамәлгә ашыруга 550 миллиард сум бүленгән. Президент быел сәламәтлек саклау өлкәсе хезмәткәрләре өчен хезмәткә түләүнең яңа системасына күчү турында игълан итте.
Владимир Путин көчне сәла­мәтлек саклауның беренчел звеносында туплау бурычы куйды, чөнки кешеләр беренчел медицина-санитария ярдәменә ешрак мөрәҗәгать итә.
Президент Хөкүмәттән махсус рөхсәт булмаган чит ил препаратларын кайтару эшен кыска вакыт эчендә җайга салуны таләп итте.
Конституциягә үзгәрешләр турында. Владимир Путин конституцион төзәтмәләр пакеты буенча тавыш бирү уздырырга тәкъдим итте. Шул ук вакытта ул Русиянең яңа Конституциясен кабул итү ихтыяҗын күрми.
Президент Дәүләт думасына Русия Хөкүмәте Рәисе кандидатураларын, вице-премьерларны һәм министрларны раслау хокукын ышанып тапшырырга тәкъ­дим итте. Президент тәкъдим ителгән кандидатларны билге­ләргә тиеш.
Владимир Путин, шулай ук, Русия хокукый киңлегендә ил Конституциясе өстенлеген ныгыту башлангычы белән чыгыш ясады.
Президент дәүләт һәм муниципаль идарә дәрәҗәләре арасындагы аерма проблемасын хәл итү Русия Конституциясендә властьның бердәм системасы принципларын беркетүне таләп итә, дип саный.
Президент Конституциядә пенсияләрне индекслау турындагы положениеләр беркетелергә тиеш, хезмәт өчен түләүнең минималь күләме яшәү минимумыннан түбәнрәк була алмый, дип белдерде.
Түрәләр өчен чикләүләр. Президент Конституциягә югары вазыйфа биләүче җитәкчеләр өчен чит ил гражданлыгы яки чит илдә яшәүгә рөхсәт алуны тыюны беркетүче төзәтмәләр кертергә тәкъдим итте. Владимир Путин, шулай ук, Русия Президентлыгына кандидат илдә хәзерге ун ел урынына кимендә 25 ел яшәргә тиеш, дип белдерде.

***
Владимир Путин Федераль җыелышка еллык Юлламасын җиткергәннән соң, Премьер-министр Дмитрий Медведев һәм хөкүмәт әгъзалары белән очрашты. Хөкүмәт Рәисе Министрлар ка­бинетының отставкага китүе хакында белдерде.
Президент Владимир Путин шул ук көнне Дмитрий Медведев белән очрашуда Хөкүмәт әгъза­ларына хезмәтләре өчен рәхмә­тен белдерде. Владимир Путин Министрлар каби­нетының һәр әгъзасы белән шәх­сән очрашачагын әйтте, әлегә ул Хөкүмәт әгъзаларыннан үз вазыйфаларын үтәп торуны сорады.

***
Кремль сайтында хәбәр ителүен­чә, Владимир Путин Дәүләт думасына Русия Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфасына Федераль салым хезмәте башлыгы Михаил Мишустин кандидатурасын кертте.
Михаил Мишустин Русия Федераль салым хезмәте башлыгы булып 2010 елның апреленнән эшли.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.


Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров:

– Мөгаен, иң шатлыклы вакыйгаларның берсе – Президентның аз керемле гаиләләргә кагылышлы тәкъдиме булгандыр. Бу беренче бала өчен ана капиталы түләү дә һәм аның күләмен арттыру да. Без беркайчан да хыяллана алмаган искиткеч яңалык – өчтән җиде яшькә кадәр балалар өчен пособие түләнәчәк. Бу – балалары булган гаиләләргә шактый ярдәм. Янә дә балалар туклануы темасы яңгырады. Ачыктан-ачык әйтәм, без республикада беренчедән дүртенче сыйныфка кадәр барлык балаларны кайнар аш белән тәэмин итүгә күчү турында күптән сөйлибез. Хәзер Президент шундый карар кабул итте. Һәм бу, чыннан да, бик кирәкле башлангыч.
Икенче блок та бик мөһим. Президент илебез үсешендә төбәкләрнең һәм губернаторларның ролен ныгытуга юнәлеш бирде, шул исәптән Конституцияне үзгәртү кысаларында да. Бу – Дәүләт Советы кысаларында федераль структуралар белән хезмәттәшлектә губернаторлар ролен ныгытуны да күзаллый. Шулай ук безгә бюджет заказын, вузларның максатлы заказын формалаштыру юнәлешендә хокуклар бирү. Төбәк вузларын үстерү мөмкинлекләрен киңәйтү. Болар безнең өчен шулай ук бик мөһим.


Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе
Константин Толкачев:

– Юлламада демографик кризисны бетерү, гражданнарның керемен арттыру, балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү, мәгариф системасын модернизацияләү буенча колачлы һәм амбициоз бурычлар куелды. Президент чыгышының күп кенә тезислары тарихка керер дип уйлыйм. Бу, беренче чиратта, ана капиталын беренче бала өчен түләү турындагы яңалыклар, аның күләме арту, өченче бала туганда торак алу өчен өстәмә акча, ана капиталы программасын, ким дигәндә, 2026 ел ахырына кадәр озайту. Аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларга җиде яшь тулганчы пособие түләү, башлангыч сыйныф укучыларын кайнар аш белән тәэмин итү, сыйныф җитәкчеләренә махсус өстәмә түләүләр дә бик мөһим. Владимир Путин тарафыннан тәкъдим ителгән дистәләгән миллион гаиләләр мәнфәгатьләренә кагылышлы социаль чараларны илнең һәр кешесе уңай бәяләячәк. Дәүләт башлыгының Юлламасы Русия Конституциясен камилләштерү буенча яңгыратылган колачлы тәкъдимнәре белән дә уникаль.
Читайте нас