+28 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax

Яңа ФАПлар ачылу дәвам итә

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Бөрҗән районында заманча модульле ике фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Бөрҗән районында заманча модульле ике фельдшер-акушерлык пункты ачылды.
Яңа ФАПлар барлык таләпләргә җавап бирә, кирәкле мебель һәм җиһазлар белән тәэмин ителгән.
Бу авыл кешеләренә беренчел медицина ярдәменең сыйфатын арттыра, медицина хезмәткәрләренә эш шартларын яхшыртырга ярдәм итә.
Хәзер Нәби һәм Явымбай авыллары кешеләренең медицина ярдәмен уңайлы һәм санитар нормаларга туры килгән шартларда алу мөмкинлеге бар. Элекке ФАПларның биналары сусыз, канализациясез һәм мич ягып җылытыла иде.
Яңа фельдшер-акушерлык пунктларында 900гә якын кеше хезмәтләндереләчәк, шул исәптән 268 бала.
Читайте нас