+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Авыл территорияләрен үстерүгә зур өлеш кертәчәк

Әлегә авыл йортларының 40 проценты тулысынча төзекләндерелгән.

Әлегә авыл йортларының 40 проценты тулысынча төзекләндерелгән.
Республика Авыл хуҗалыгы министрлыгында "Башкортстан Республикасында авыл территорияләрен комплекслы үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру буенча семинар үтте. Атап әйткәндә, чарада торак төзү яисә сатып алу өчен социаль түләүләр алу турында аңлатмалар бирелде.
Чарада республика авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Рамил Нуриәхмәтов, министр урынбасары Юрий Лысов һәм башкалар катнашты.
Әлеге программа узган ел ахырында кабул ителгән иде. Ә 2020 елдан авылда яшәүчеләрнең торак хәлен яхшырту яңача башкарылачак.
Статистика буенча, әлеге вакытта авылдагы йортларның 40 проценты тулысынча төзекләндерелгән. Киләчәктә бу күрсәткеч тагын да үсәчәген белдерде чарада катнашучылар.
Русия Президенты Влалимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проектлары авыл хуҗалыгын үстерүне дә үз эченә ала. 2021 елга кадәр дәвам итәчәк программалар кысаларында республикада бик күп башлангычларга нигез салынды. "Башкортстан Республикасында авыл территорияләрен комплекслы үстерү" - шуларның берсе.
Читайте нас