+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Эш урыннарында да сәламәтлекне саклауга игътибар кимемәскә тиеш

Сәламәтлеккә зыян китерүче урыннарда эшләүчеләр яңа төрле медицина тикшерүе үтә башлаячак.

Сәламәтлеккә зыян китерүче урыннарда эшләүчеләр яңа төрле медицина тикшерүе үтә башлаячак.
Агымдагы елның 5 гыйнварыннан авыр һәм сәламәтлеккә зыян китерүче урыннарда эшләүчеләрга медицина тикшерүе үткәрү тәртибен күрсәтүче закон үз көченә керде.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы 31 карарга үзгәреш керткән. Атап әйткәндә, эшчеләргә анализлар тапшыру үзенчәлекләре үзгәрү кичергән.
Әлеге категориягә караган гражданнар профпаталогия үзәкләрендә тәүге тапкыр 5 ел эшләгәч тикшеренү үтәргә тиеш. Әгәр дә эшчедә ниндидер авыру барлыгы ачыкланса, бер ай эчендә аны профпаталогия үзәкләренә җибәрергә кирәк булачак.
Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында билгеләнгән гомумдәүләт проектлары арасында сәламәтлекне саклау юнәлеше дә бар. Республикада бу башлангыч буенча эшләр киң җәелдерелде, шул исәптән эш урыннарында сәламәтлеккә зыян салуны киметү, эшчеләргә заманча медицина тикшерүе үткәрү һәм башкалар.
Читайте нас