+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax

Табибларның эш хакы уртача 75 мең сумга җитте

Шул ук вакытта, алар күрсәткән хезмәт тә башка еллардагыдан югарырак.

Шул ук вакытта, алар күрсәткән хезмәт тә башка еллардагыдан югарырак.
Башкортстанда "Ашыгыч ярдәм" табибларының хезмәт хакы 2019 елда 74,9 мең сумнан артып китте. Бу турыда республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелин кичә үткән "Сәламәтлек сәгате"ндә әйтте.
Әлеге юнәлештә эшләгән башка медицина хезмәткәрләренең хезмәт хакы узган ел 43,1 мең сум тәшкил иткән.
- 2019 елда "Ашыгыч ярдәм" машинасының вакытында чакыруларга килеп җитүе 98,7 процент тәшкил иткән, - диде ул чыгышында.
Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гамәлгә ашырылучы гомум дәүләт проектларында сәламәтлек саклау өлкәсен үстерүдә табибларга да төрлечә ярдәм күрсәтүне игътибарга алырга кирәклеге билгеләнгән иде. Бүген исә республикада бу тармакта хезмәт салучыларның эш хакы иң яхшылар исәбендә.
Читайте нас