Субсидияләрнең гомум суммасы 53,5 миллион сумнан артык.
Башкортстан 15 район мәдәният йортларының матди-техник базасын үстерүгә һәм ныгытуга субсидияләр алачак. Бу республикада Русия Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында, "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылган "Мәдәни мохит" төбәк проекты ярдәмендә булдырыла.
Республика һәм федераль бюджетлардан субсидияләрнең гомум суммасы 53,5 миллион сумнан артып киткән. Мәдәният йортларында матди-техник базаны Аскын, Балакатай, Бөрҗән, Дуван, Ярмәкәй, Иглин, Караидел, Кыйгы, Күгәрчен, Салават, Стәрлебаш, Уфа, Федоровка һәм Яңавыл районнары ныгыта алачак.