Ил Президенты Владимир Путинның май указларын үтәү максатында гомумдәүләт проектларын үтәү нигезендә мөмкин булды бу.
Әлеге вакытта объектны лицензияләү процессы бара.
Башкортстанда Уфа районы Зубово авылында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасын файдалануга тапшыруга әзерлек бара. Исегезгә төшерәбез, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе төзелеше Владимир Путинның май указы белән расланган "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында уза.
Ике катлы яңа балалар бакчасының гомум мәйданы 3800 квадрат метр тәшкил итә. Объектта бизәкләү эшләре тәмамланган, техника һәм җиһазлар урнаштырыла. Учреждение территориясе балалар өчен уен комплекслары белән җиһазландырылган. Якын арада ул үз ишекләрен ачачак.